Әлки районында “Юл, дус булыйк” исемле республика фестиваленең муниципаль этабы узды
Әлки районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын өндәү буенча “Юл, дус булыйк” дип исемләнеп, балалар төркемнәре арасында үткәрелгән республика фестиваленең муниципаль этабы төгәлләнде.
Ярышта районның тугыз мәктәбе катнашты һәм хәрәкәтнең яшь инспекторлары үз яшьтәшләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен иҗади якын килеп җиткерергә тиеш булды.
Егет-кызлар көйләр, биюләр һәм сәхнәләштерелгән күренешләр аша биремне үтәде, шулай алар юл кагыйдәләренә багышланган дәресне ничек истә калырлык, кызыклы итеп үткәреп булуын күрсәтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – Чуаш Кичүе урта мәктәбе (фотода).
2 нче урын – Сиктермә урта мәктәбе.
3 нче урын – Юхмачы урта мәктәбе.
4 нче урын – Түбән Әлки урта мәктәбе.
5 нче урын – Татар Борнае урта мәктәбе.
Җиңүче команда Норлат районында үтәчәк зона бәйгесендә катнашачак.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын өндәүдә җиңү яулаган яшь инспекторларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев