Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында “Күрен” оператив-профиактик чарасы үтә

Караңгы вакытта юл һәлакәтләрен булдырмау, җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементларны куллануын арттыру максатыннан, 1 октярьдән 30 ноябрьгә кадәр Әлки районы территориясендә “Күрен” оператив-профиактик чарасы үтә.

Көзен тәүлекнең караңгы вакытында, аеруча һава шартлары начар булганда, җәяүленең юл һәлакәтенә очрау куркынычы арта. Еш кына йөртүчеләр җәяүлеләрне бик соң күреп ала. 

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 нче бүлегенә ярашлы рәвештә, тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булганда, җәяүлеләргә авыл эчендә юл аша чыкканда яисә юл кырыеннан барганда, үзләрендә яктылык кайтаргыч элемент булуы киңәш ителә (авылдан читтә икән, ул мәҗбүри санала).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев