Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында “Куркынычсыз тәгәрмәч-2024” бәйгесе узды

Районыбызда “Куркынычсыз тәгәрмәч-2024” бәйгесе узды. Анда 9-11 яшьтәге 72 укучы 18 команда составында катнашты.


Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен дәлилләделәр, имгәнүчеләргә беренче ярдәм дә күрсәттеләр. Шулай ук велосипед белән куркынычсыз идарә итүләрен раслап, төрле биремнәрне үтәделәр. Бәйгедә сыналыр өчен иҗади бирем дә бар иде. Болар барысы да “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”, “Беренче медицина ярдәме күрсәтүнең нигезләрен белү”, “Фигуралы йөртү”, “Автошәһәрчек”, “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” номинацияләрендә һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен бергә” иҗади бәйгесендә күрсәтелде. Соңыннан бәйге комиссиясе җиңүчеләрне атады. 

Анда гомуми зачетта  1 нче урынга – Түбән Әлки урта мәктәбе, 2 нче урынга – Чуаш Кичүе урта мәктәбе, 3 нче урынга – Нәби Дәүли исемендәге гимназия лаек булды.

 Иҗади бәйгедә: 1 нче урын – Чуаш Борнае мәктәбе, 2 нче урын – Нәби Дәүли исемендәге гимназия, 3 нче урын – Базарлы Матак урта мәктәбенә бирелде. 

“Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре”е буенча – 1 нче урын – Түбән Әлки урта мәктәбе, 2 нче урын – Сиктермә мәктәбе, 3 нче урын – Иске Салман мәктәбеенә бирелде. 

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”, “Беренче медицина ярдәме күрсәтүнең нигезләрен белү”, “Фигуралы йөртү”, “Автошәһәрчек” буенча шәхси беренчелектә җиңүчеләр:

кызлар арасында: 1 нче урын – Әдилә Шәйхетдинова, 2 нче урын – Ләйсән Таһирова, 3 нче урын – Эмилия Вәлиева. 
Малайлар арасында: Рузил Хәлиуллин, 2 нче урын – Раяз Гыйниятов, 3 нче урын – Рәмзил Вафин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев