Әлки районында «Кышкы каникуллар» рейды уза
11 гыйнварга кадәр Әлки районында «кышкы каникуллар » акциясе уза
Бәйрәмнәр чорында Дәүләт автоинспекциясе юлларда балаларның иминлеген контрольдә тотуны көчәйтә. Төп игътибар-балаларны машинага утырту һәм яшь җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәү.
Балалар һәм машина йөртүчеләр тарафыннан хокук бозулар теркәлә һәм педагоглар, ата-аналар һәм ЮИД отрядлары катнашында профилактик эш өчен мәктәпләргә тапшырыла.
Мәктәпләрдә һәм бакчаларда балалар һәм ата-аналар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмәләр уза.
Көннең кыска булуы һәм кышкы һава торышы аркасында хәрәкәттә катнашучыларның барысына да аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә яктылык кайтаргычлар йөртү мөһим!
Балаларга кагыйдәләр турында сөйләгез, автокреслоларны тикшерегез, руль артында да, юлда да пөхтә булыгыз. Каникуллар барысы өчен дә шатлыклы һәм куркынычсыз булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев