Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында машина йөртүче исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен хөкем ителде

Алексеевск-Высокий Колок автомобиль юлының 47 чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре 49 яшьлек машина йөртүче идарә иткән «Лада» автомобилен туктаткан.

Тикшерү вакытында ир-ат руль артында исерек хәлдә булганлыгы ачыкланган.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Машина йөртүчене гаепле дип табылды һәм җәза билгеләнде:

• 45 000 сум штраф;
• 1 ел 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.

"Мондый чаралар куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаган йөртүчеләргә карата кулланыла. Исерек килеш транспорт белән идарә итү юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра", - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев