Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында мотоблок һәм җиңел машина бәрелешкән

7 августта кичке сәгать уннарда “Алексеевск – Югары Колок” юлының якынча 52 нче чакрымында юл-танспорт һәлакәте була:

прицеплы мотоблок һәм җиңел машина бәрелешә. Бәхеткә, берәү дә имгәнми. Бу турыда ЮХИДИның Әлки районы бүлеге җитәкчесе, полиция майоры  Олег Анжаков хәбәр итә. 


Әлки районы буенча дәүләт автоинспекциясе гомуми кулланылыштагы юллардан мотоблок белән йөрергә рәсми рәвештә тыелмаган, әмма шул ук вакытта рөхсәт тә ителмәве турында хәбәр итә. Төрле хокукый санкцияләр билгеләнмәсен өчен, түбәндәге гади киңәшләрне үтәргә кирәк:
Һәрвакыт яктырткыч җайланмаларны кулланырга (үзеңә урнаштырырга да ярый, чөнки РФның Административ канун бозулар турындагы кодексына ярашлы рәвештә, һәрбер хәрәкәт чарасында тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан кабызылган яктырткычлары булырга тиеш).
1. Мотоблокта юлдан бары тик прицеп артына яктылык кайтаргычлар урнаштырылган очракта гына барырга ярый. 
2. Мотоблок белән идарә иткәндә, махсус яктылык кайтаргыч жилет кияргә. Мондый рәсми таләп юк, әмма махсус жилет кигән очракта,  аны яныннан үтүче автомобиль йөртүчесе ерактан күреп алачак. 
Олег Анжаков, ЮХИДИның Әлки районы бүлеге җитәкчесе, полиция майоры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев