Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында «Мотоцикл» операциясе бара

ЮХИДИның Әлки районы бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Олег Анжаков 29 майдан 9 июньгә кадәр район территориясендә «Мотоцикл» дип исемләнгән оператив-профилактик чара узуы турында хәбәр итә.


Быелгы ел башыннан Татарстан территориясендә мотоциклчылар катнашында 44 юл фаҗигасе теркәлгән. Шуларда 2 кеше һәлак булган, 47 юлчы имгәнгән. Кагыйдә буларак, әлеге транспорт чаралары йөртүчеләре дә, андагы юлчылар да бик нык имгәнә. Ике көпчәкле транспорт йөртүчесе гаебе белән юл һәлакәтләрен алдан кисәтү максатыннан, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактик чаралар исәбен арттырды. 


«Мотоцикл» операциясе кысасында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләренең юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын кисәтте, саклану киемнәре кулланырга һәм куркынычсызлык чараларын күрергә кирәклеген өндәде. Балалар һәм яшүсмерләр шундый транспорт белән идарә итәргә тиеш түгел, автоинспекторлар моны күзәтте. Алар зурларга да балигъ булмаучыларның мотоциклда йөрергә теләвен канәгатьләндермәскә өнди. Җәйге каникулларда балаларны аеруча күздән ычкындырмаска, аларның машина һәм мотоцикл ачкычын үзлегеннән алып, рульдә баруларына юл куймаска кирәк. Махсус йөртү таныклыгы юк икән һәм күнекмәләре булмый торып, аларның скутер белән идарә итүен дә тыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев