Әлки районында водительләрне массакүләм тикшерү «Тоннель» узды
29 майда район территориясендә оператив-профилактик чара «Тоннель» узды.
Аның кысаларында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре водительләрне юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларына каршы массакүләм тикшерделәр.
Рейд вакытында барлыгы 57 автомашина тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 16 административ материал төзелде.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры Рамзил Валиуллин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев