Әлкиле мопедны исерек килеш идарә иткән өчен тотылган
Базарлы Матак-Шәпкә юлының 7 нче чакрымында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рулендә 1978 елгы ир-ат булган Peda Mini F1 мопедын туктата.
Документларны тикшергәндә, аның йөртү таныклыгы юклыгы ачыклана, өстәвенә, ул исерек тә була. Ир-атка карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 нчы маддәсенең 2 нче бүлеге буенча беркетмә төзелә.
Җәмәгать мәхкәмәсе, йөртүчене гаепле дип табып, аңа штраф – 45 000 сум акча түләтүне билгели. Ул хакта район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин хәбәр итә.
Шуны искәртәбез: теләсә нинди транспорт чарасы белән исерек килеш һәм йөртү таныклыксыз идарә итү ул – канунны тупас бозу. Ул зур сумма акча чагаруга гына сәбәп булмыйча, сәламәтлек һәм гомерне дә куркыныч астына куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев