Юл һәлакәтендә хатын-кыз җәрәхәтләр алган
Юхиди хәбәр итә

Юл һәлакәтендә хатын-кыз җәрәхәтләр алган

Базарлы Матак-Болгар автомобиль юлының 6нчы километрында җиңел машина белән идарә итүче хатын-кыз юлдан төшеп китеп, һәлакәт ясый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре өч ел стажы булган әлеге яшь йөртүче куркынычсыз хәрәкәт итү режимын сакламаган, дигән нәтиҗә чыгарганнар.

Тән җәрәхәтләре алган йөртүчене хастаханәгә озатканнар.


Нет комментариев