Казанның “Форсаж” картинг-үзәгендә Әлки данын якладылар
Казанның “Форсаж” картинг-үзәгендә “Куркынычсыз юл хәрәкәте картингы” кубогына ярышлар үтте.
Татарстан Республикасының автотранспорт федерациясе тарафыннан ТРның ЮХИДИ идарәсе һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бюджет учреждениесе белән бергә оештырылган әлеге чарада, “Көчле узышчы” исемен алуга көрәшү өчен, балалар һәм ата-аналар җыелды.
Яшь спортчылар ике яшь категориясе буенча көч сынашты: 9-12 яшь һәм 12-17 яшь.
Ата-аналар да аерым бәяләнде: аларга да трассада үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
Шунысы куандыра: безнең район данын яклаучылар да җиңүче һәм призерлар булуга иреште.
9-12 яшьлекләр арасында:
4 нче урын – Әмирхан Мусин.
12-17 яшьлекләр арасында:
3 нче урын – Данис Вәлиуллин;
5 нче урын – Ранис Вәлиуллин.
Призерлар диплом, кубок, медаль, сувенирлар һәм акчалата бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев