Районда бүген, 30 июльдә, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 60 транспорт чарасын тикшергәннәр.
Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның биш очрагы ачыкланган. Алар менә мондый:
Ст. 12.37 ч.2 – ОСАГО полисы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү – 2 очрак;
Ст.12.6 – транспорт чарасы белән хәвефсезлек каешын каптырмыйча идарә итү – 1 очрак;
Ст.12.37 ч.1 – ОСАГО полисына кертелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү – 1 очрак;
Ст. 20.25 ч.1 – штрафны билгеләнгән срокта түләмәү – 1 очрак.
Нет комментариев