Әлки районында бүген “Тоннель” операциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланган
Районда бүген, 21 майда, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 61 транспорт чарасын тикшергәннәр.
Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланган. Алар менә мондый:
Ст.12.3 ч.2 КоАП РФ –транспорт чарасы белән идарә иткәндә “путевой лист”ы булмаган – 1 очрак;
Ст.12.5 ч.1 КоАП РФ – төзексез транспорт чарасы белән идарә иткән – 1 очрак;
Ст.12.20 КоАП РФ – тышкы яктылык приборларын, тавыш сигналларын, авария сигнализациясен файдалану кагыйдәләрен бозган – 1 очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев