Әлки районында “Тоннель” операциясе үтте
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында “Тоннель” операциясе үтте

​​​​​​​Юл-патруль хезмәте инспекторлары иртәнге сәгатьләрдә машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр.

  Моны алар даими рәвештә эшләп торалар. Чара максатларының берсе – юлларда исерек шоферларның йөрүен булдырмау.

Бәхеткә, бу юлы руль артына исерткеч эчемлек кулланып утыручылар тотылмаган. ЮХИДИнең өч патруль автомобиле алкогольле эчемлекләр кибетләр тирәсендәрәк тукталып торган.

Шулай да кагыйдә бозучылар  ачыкланган. Ә бит “Тоннель” операциясе үткәреләчәген социаль челтәрләрдә алдан хәбәр иткән идек.

Хокук сакчылар ике сәгать эчендә кагыйдә бозучыларга карата 6 административ материал төзеп өлгергәннәр: өч машина йөртүченең исем-фамилияләре ОСАГО полисына кертелмәгән, ике шофер куркынычсызлык каешын каптырмаган булганнар, ә берсенең машинасы номерларын бик тырышсаң да укып булмаган.

 

 


Нет комментариев