Районда бүген, 25 июньдә, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 41 транспорт чарасын тикшергәннәр.
Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның дүрт очрагы ачыкланган. Алар менә мондый:
Ст.12.6 ч.1 КоАП РФ – транспорт чарасы белән хәвефсезлек каешын каптырмыйча идарә итү – 1 очрак;
Ст.12.37 ч.1 КоАП РФ – ОСАГО полисына кертелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү – 1 очрак;
Ст.20.25.1 ч.1 КоАП РФ – административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү – 1 очрак.
Ст.12.3.2.1 ч.1 КоАП РФ – җиңел таксида пассажирлар һәм багаж йөртүгә рөхсәте булмый торып пассажирлар йөртү – 1 очрак
Нет комментариев