Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Яңа ел бәйрәмнәре һәлакәтсез узды

Яңа ел ялларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, юллардагы иминлекне тәэмин итү йөзеннән, көчәйтелгән режимда эшләделәр.

 

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин әйтүенчә, юлларда зур һәлакәтләр теркәлмәгән. Берничә автотранспортның бәрелешү очрагы булган. Аларда кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән. Бары автомобильләр механик янчелүләр алганнар.

Ә менә Яңа ел бәйрәме көннәрендә “кызмача” хәлдә рульгә утыручылар күбрәк булган. Инспекторлар өч кешенең автомобиль белән исерткеч эчемлек кулланганнан соң идарә итүләрен теркәгәннәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев