Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Рәис Сафин: Машиналарга диагностик карта кирәк

​​​​​​​Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә: 2022 елның 1 мартыннан транспорт чарасын юл хәрәкәтендә катнаштыруны раслаучы диагностика картасы билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылык кертелә. Мондый диагностик карта булмаган очракта транспорт чарасы белән идарә итүчене 2 мең сум күләмендә административ штрафка тартырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез: техник карау юридик затларныкы булган җиңел таксилар, автобуслар, йөк машиналары һәм җиңел транспорт өчен мәҗбүри. Шул ук вакытта физик затларның шәхси максатларда гына файдаланыла торган җиңел автомобильләре һәм мототранспорт чаралары мәҗбүри техник карау үтүдән азат ителә.

Моннан тыш, транспорт чарасының конструкциясенә үзгәреш кертү белән бәйле теркәү үткәргәндә (транспортның кайсы елда ясалуы мөһим түгел), шулай ук заводта ясалуына дүрт елдан артмаган машиналарның хуҗалары алышыну сәбәпле дәүләт исәбенә куйганда һәм теркәгәндә диагностик карта транспорт чараларының барлык төрләре өчен мәҗбүри. Гамәлдәге диагностик картаның барлыгы һәм аның гамәлдә булу вакыты турындагы мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясе сайтыннан алырга була, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлекчәсе ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Рәис Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев