Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Салмыш хәлдә руль артына утырган

Узган атна дәвамында ЮХИДИның райондагы инспекторлары 37 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгәннәр.


Бигрәк тә машина белән идарә итүчеләрнең җәяүлеләрне юл кичү урыныннан үткәрмәү очрагы күп булган.
Нурлар районында яшәүче, Әлки районына килеп эшләүче бер ир-ат спритлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиле белән идарә иткәндә туктатылган. Аңа карата беркетмә төзелгән. Юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозган әлеге кешенең эшен суд карыячак. Бу турыда район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин хәбәр итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев