Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Юхиди хәбәр итә

Әлки районында “Көзге каникул” профилактик чарасы үтә

Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмасын өчен, 23 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр районыбызда “Көзге каникул” профилактик чарасы үтә.


Белешмә өчен: быелның 9 аенда республика юлларында шундый 359 фаҗига очрагы теркәлгән, анда 11 баланың гомере өзелгән һәм 390 малай-кыз имгәнгән.


Районыбыз территориясендә 2 юл һәлакәте булган, анда 2 бала имгәнгән.  

Балаларны транспортта йөрткәндә, юлларда төрле фаҗигаләр булу аеруча зур борчу уята. Мондый бәхетсезлекләрне киметү максатыннан, балалар күп булган урыннарда аларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү чаралары уза. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы малай-кызларны да игътибарсыз калдырмый. Мондый канун бозу очраклары турындагы мәгълүматлар, яшь җәяүлеләр белән профилактик эш алып барылсын өчен, алар укыган урыннарга юллана.

Көннәр кыска булган бу чорда, шулай ук һава торышы начар булу сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен, дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин юлда катнашучы һәркемгә дә бик игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаргыч элементларны кулланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев