Әлки районы: Узган ел автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләргә карата 70 материал төзелгән
Узган ел дәвамында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләргә карата 70 материал төзелгән.
Аларның 65 е карап тикшерелгән, шулар буенча тиешле карарлар кабул ителгән. 2020 елның 12 аенда шундый 58 материал тупланган булган. инде Яңа ел башлангач РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясы 1 өлеше буенча алты материал тупланган. Аларның барысын да суд карап тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев