Алсу Закирова автор яңалыклары
-
Әлки районы Апак авылында ил чикләрен саклаучылар хөрмәтенә стела ачылды
Апак авылында ил чикләрен саклаган һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашлар хөрмәтенә стела ачылды.
-
Әлки районының 119 эшсезе яңа эш тапкан
Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле районның 295 кешесе «Работа в России» порталы ярдәмендә эшсез сыйфатында исәпкә баскан
-
Базарлы Матак элеваторына көн саен ике мең тоннага якын ашлык кайта
Быел игеннәр каерылып уңды. Комбайнчылар уңышны тиз арада җыеп алу өчен көн-төн кырда хезмәт куя. Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк, диләр бит халыкта.
-
Әлки районында сыерлар белән компьютер идарә итә
Узган атнада “Хузангай” җәмгыятенең сөтчелек комплексында терлекчелектә алдынгы технологияләрне куллануга багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Аның эше белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев җитәкчелек итте. Семинарда авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм терлекчелек комплекслары җитәкчеләре катнашты.
-
Әлки районы мәктәпләрендә югары тизлекле интернет булачак
"Санлы икътисад" милли проекты кысаларында районның 35 белем бирү учреждениесендә җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча югары тизлекле интернет уздырылачак.
-
Әлки районында Корбан бәйрәменә хәвефсезлек чаралары билгеләделәр
Корбан бәйрәмен имин һәм хәвефсез үткәрү хакында алдан ук кайгырту зарур.
-
Әлки районы “Үргәгар” отрядында уҗым бодаеның яртысыннан артыгы җыеп алынган
Районда урып-җыю тулы куәткә дәвам итә. Бүгенгә 4509 гектарда уҗым бодае һәм 1409 гектарда борчак урып суктырылган. Бодай уңышы гектардан уртача 49 центнер тәшкил итә. Ә кузаклылардан уртача 28 центнер уңыш чыга.
-
Әлки районыннан яшь фермер Адель Хәмитов “Агростартап” конкурсында грант откан
Түбән Әлки авылыннан Адель Хәмитов “Агростартап” конкурсында грант отты.
-
Әлки районында борчакның яртысыннан артыгы теземнәргә салынган
Районда урып-җыю темпы арта.
-
Әлки районында балалар “Яшь имәннәр” лагеренда ял итә
Быел коронавирус инфекциясе аркасында балалар ялы “соңара төште”. “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда беренче смена 3 июльдә башланды. Биредә хәзер 27 малай һәм кыз ял итә. Бу гадәттәгедән ике тапкыр диярлек кимрәк.
-
Әлки районы Базарлы Матак авылының Филиппов урамында яңа су башнясы урнаштырыла
Җәй башында редакциягә район үзәгенең Филиппов урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. “Өйләребезгә су бик начар килә. Ул төннәрен генә, анда да самовар борыныннан кебек аз гына ага”,–дип зарланды алар. Әлеге мәсьәлә буенча безгә Тимирязев, Көнбатыш урамнарында яшәүчеләр дә шылтыратты. Һәм менә яхшы хәбәр җиткерергә ашыгабыз.
-
Омбудсмен Сәрия Сабурская Әлки районында булды
9 июльдә районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин һәм омбудсменның райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина озатып йөрделәр.
-
Әти-әниле килеш ятим калып, без Әлки районында гаиләле булдык
Гаилә – кеше тормышында иң мөһим нәрсә. Гаилә җылысы һәр балага кирәк. Ятим сабыйлар өчен ул бигрәк тә кадерле.
-
Елмаюын битлек яшерә
Кешеләргә матурлык бүләк итү һәркемгә дә бирелми. Моның өчен эшеңнең чын остасы булу кирәк. Ә оста чәчтараш клиентына үзенең шәхси стилен булдырырга ярдәм итә алырга тиеш. Олеся Мошкова әнә шундый сәләткә ия.
-
Әлки районының Иске Матак авылында беренче сайлаучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды
Бүген 741-нче номерлы сайлау участогына беренче тавыш бирергә килүчегә истәлекле ручка һәм Россия Конституциясен бүләк иттеләр.