Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районының Чуаш Кичүе сөтчелек комплексына быел Европа илләреннән кайтарылган нәселле таналар бозаулый башлады

Чуаш Кичүе комплексына кайтарылган 1200 баш тананың 300 е бозаулаган.

 

Ел башында Чуаш Кичүе сөтчелек комплексына Даниядән, Голландиядән һәм Германиядән голштин-фриз токымлы буаз таналар кайтарылган иде. Аларны комплекс җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллин мал белгечләре белән шул илләрдән үзе сайлап алып кайтты.

Таналар әйбәт кенә бозаулыйлар. Беренче бозаудан соң көнгә 25-26 килограмм сөт бирәләр. Әлеге нәселле сыерлар дөньяда иң сөтлеләрдән санала. Алар көнгә 40 килограммга чаклы сөт бирергә сәләтле.

Бүген Чуаш Кичүе комплексы тәүлеккә 24 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озата. Якын киләчәктә алар яңа кайтарылган нәселле таналар хисабына әлеге күрсәткечне ике тапкыр арттырырга планлаштырып торалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев