Сезне котлыйлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шәрифулла Сәмигулла улы белән Наимә Әхмәтгәрәй кызы Хәйруллиннарның бергә тормыш коруларына 45 ел була
Базарлы Матакта гомер итүче Шәрифулла Сәмигулла улы белән Наимә Әхмәтгәрәй кызы Хәйруллиннарның бергә тормыш коруларына 24 ноябрьдә 45 ел була. Кадерле әти-әни, дәү әти-дәү әни! Шатлык-куанычларда да, авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, җан җылысын тоеп 45 ел гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә...
-
Салман авылында яшәүче Гайнетдинов Идрис Шәраф улы 22 ноябрьдә олы юбилеен билгеләп узды
Салман авылында яшәүче абыебыз Гайнетдинов Идрис Шәраф улы 22 ноябрьдә олы юбилеен билгеләп узды. Хөрмәтле абый! Сине шушы шатлыклы көнең белән котлыйбыз. Сиңа алдагы көннәреңдә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларың-оныкларыңның матур, сөенечле тормышларын күреп, апа белән тигезлектә, муллыкта ,бәхетле матур тормышта гомер итүеңне теләп барлык туганнар исеменнән сеңелең Надия.
-
19 ноябрьдә Базарлы Матакта яшәүче Гайсина Гөлсинә Ибраһим кызының туган көне
19 ноябрьдә Базарлы Матакта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Гайсина Гөлсинә Ибраһим кызының туган көне. Кадерлебез! Син безнең өебезнең яме, нуры, барыбыз өчен дә иң сөекле, газиз кеше. Син безнең кайгыртучыбыз да, зирәк киңәшчебез дә. Сез безне әти белән кадерләп үстердегез, белем, тәрбия бирдегез. Әни, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт...
-
Зангирова Асия Исмәгыйль кызының 19 ноябрьдә олы юбилее
Алпар авылында яшәүче әниебез Зангирова Асия Исмәгыйль кызының 19 ноябрьдә олы юбилее. Кадерле, газиз әниебез! Сине зур бәйрәмең - 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе гаиләм, балаларым дип өзелеп торасың. Әтиебез белән үрнәк, тату гаилә булып яшәдегез. Тормышта...
-
Базарлы Матакта яшәүче кадерле апабыз Җангирова Рәйсә Солтанбик кызына 8 ноябрьдә 55 яшь тула
Апа! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Апа, син бит киң күңелле, олы җанлы, ярдәмчел. Гел елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәүче, җан җылысы өреп торучы кеше син. Җизни...
-
Ташбилге авылында гомер итүче кадерле кешебез Абдуллин Габдразак Хәлиулла улының 3 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Күпме генә бәхет теләсәк тә, Бик аз булыр кебек тоела. Нинди...
-
Әлки районы туган якны өйрәнү музеенда китап бүләк итү декадасы бара
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан туган якны өйрәү музее китап туплау акциясе үткәрә. Әгәр сезнең инде укылган, үзегезгә әллә ни кирәк булмаган китапларыгыз булса, С.Лисенков исемендәге музейга бүләк итә аласыз. Музей китапханәсенә теләсә кайсы телдәге әдәби, фәнни-популяр һ.б. китаплар кабул ителә.
-
Социаль хезмәткәрләр көне белән!
Бүген социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин аларга котлау юллады. "Сезгә зур җаваплылык, миһербанлык, түземлелек сорый торган бурыч йөкләнә. Сез авыр хәлдә калган кешеләр янәшәсендә булып, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәсез, тормышларын, көнкүрешләрен җайга салырга булышасыз. Катлаулы хәлгә юлыккан райондашларыбыз өчен сезнең җылы сүзегез дә,...
-
Котлыйбыз!
Базарлы Матак авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, кадерле апабыз Борһанова Рәмзия Идрис кызының 27 майда күркәм юбилее. Кадерлебез! Сине чын күңелдән алтын юбилеең - 50 яшьлегең белән тәбриклибез. Бүгенге көндә син бик тә бәхетле кеше. Синең янәшәңдә шатлыгыңны уртаклашучы, ышанычың һәм таяныр кешең әтиебез, сине яратучы кызларың, сине...
-
Александр Никошин әлкилеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый
Рәхмәт сезгә, Җиңү солдатлары! Сугыш - ил өстенә ишелеп төшкән, шәһәр, авылларны яндырып көл иткән афәт, һәр гаиләнең, һәр кешенең бүгенгесен җимереп, киләчәккә өметләрен өзгән чиксез кайгы. Сугыш - миллионнарның Ватанын, азатлыгын яклап яуга күтәрелүе, ут астына керүе, тылда фидакарь хезмәте. Сугыш - толларның ачы хәсрәте, ятимнәрнең мәңге кипмәс күз...
-
Әлки районы җитәкчесе котлый
1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады. "1 Май - кешеләр күңелендә күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч уятучы бәйрәм. Чөнки ул табигатьнең язгы уянуы, бөтен җиһанның ямьләнүе чорына туры килә. Бу бәйрәм авыл җирендә эшнең иң кызу чагы да. Игенче-механизаторларыбыз...
-
Якты Пасха бәйрәме белән районыбызның барлык православныйларын Александр Никошин котлады
yandex.ru Якты Пасха бәйрәме белән районыбызның барлык православныйларын район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады. "Пасха табигатьнең язгы уяну чорына туры килә, һәм ул христианнар күңелендә тормышның яңаруы, яшәешнең тантана итүе белән тиңләштерелә. Христосның үлеп терелүе бәйрәме кешеләрне игелекле гамәлләргә, камиллеккә өнди. Бу изге бәйрәм күңелләребезгә өмет-ышаныч өстәсен, күркәм гамәлләргә...
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады. "Хөрмәтле хатын-кызларыбыз - әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне язның беренче бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез якыннарыгызга, туганнарыгызга җан җылысы, наз өләшәсез, нәкъ кояш кебек, тормышыбызга тынычлык,...
-
Котлыйбыз!
Базарлы Матакта яшәүче Сәгыйрова Әлфия Нургазиз кызының 18 декабрьдә күркәм юбилее. Кадерле әниебез, тормыш иптәшем! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең...
-
Котлыйбыз!
Безнең кадерлеләребез, әниебез Резидә Абдулхай кызы белән әтиебез Зиннур Шәфигулла улы Гатаулиннарның бергә гомер итүләренә 35 ел тулу уңае белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әти, әни! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга - 35 ел. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, ихлас ярату, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып...