Сезне котлыйлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Котлыйбыз!
Иске Алпар авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем Галиуллина Сәвия Мөхәмәдулла кызының 15 декабрьдә 50 яшьлек алтын юбилее. Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Иң зур теләгебез - сәламәт, таза-сау бул. Гаилә шатлыгын, балаларың, якыннарың, туганнарыңның игелеген күреп, бергә-бергә озак яшәргә язсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт...
-
Котлыйбыз!
15 декабрьдә Түбән Әлкидә яшәүче әниебез Исхакова Халисә Әһлиулла кызына 75 яшь тула. Сөекле әнкәебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Нык рухлы, мәрхәмәтле әнкәебезгә саулык, имин картлык, без балаларыңнан яхшы-матур хәбәрләр генә ишетеп, әти белән куанычлы, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Ходай сезне тигезлектән аермасын. Әле тагын озак еллар...
-
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне бәйрәмнәр белән тәбрик итте
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне шушы бәйрәмнәр белән тәбрик итте. "Календарьга истәлекле дата булып кереп калган бу ике вакыйга арасында дүрт гасыр тирәсе вакыт ята. Әмма алар ил тарихында мөһим урын алып тора, тирән...
-
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән Фердинат Дәүләтшиннан котлау
12 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшиннан котлау алынды. Әлеге котлауда мондый сүзләр бар: "Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Иген игеп, терлекчелек тармагы продукциясе җитештереп, сез туган илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәсез, ягъни һәр ватандашыбызның өстәлендә күпереп пешкән хуш...
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл хуҗалыгы алдынгыларын кабул итте һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
7 октябрьдә Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республиканың авыл хуҗалыгы алдынгыларын кабул итте һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Әлеге тантанада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә Әлки уңганнары да катнашты. Делегация составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы...
-
Корбан бәйрәме белән Фоат Вәлиев тәбрикли
Районыбызда яшәүче мөселманнарны Корбан бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев тәбрикләде. "Исламдагы бөек бәйрәм - Корбан гаете меңләгән кешеләрне берләштерә. Бу гөнаһлардан чистарыну, Ходайның мәрхәмәте бәйрәме. Ул безне миһербанлы, кеше хәленә керә белүчән, юмарт, иманлы булырга, арабыздан киткән туганнарыбызны искә алырга, янәшәдәгеләрне яратырга һәм...
-
Фердинат Дәүләтшиннан укытучыларга бәйрәм котлавы
5 октябрь - Халыкара укытучылар көне белән районыбызның барлык педагогларын һәм тәрбиячеләрен, мәгариф ветераннарын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады. "Хөрмәтле укытучыларыбыз! Яшь буынга белем һәм тәрбия биреп, сез гаять әһәмиятле, мактаулы һәм җаваплы хезмәт башкарасыз. Сезнең кулда - җәмгыятебезнең киләчәге. Тормыш бүген мәктәп каршына зур һәм катлаулы бурычлар куя. Илебезгә...
-
Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарын Фердинат Дәүләтшин котлый
Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарына район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлау юллады. "Корбан гаете - бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Ул динебезгә хас булган кешелеклелек, пакьлек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны символлаштыра, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен яңарта. Ислам бит тынычлык, татулык кебек принципларны алга сөрүче...
-
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Район мәгариф идарәсе, фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профкомы, тәрбиячеләрне, ветеран тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйлар. Тәрбияче бик күп вазыйфаларны үз эченә ала торган хезмәт. Ул тәрбияче дә, психолог та, ата-ана да... Шуңа да тәрбияче, иң беренче чиратта, тирән белемле, олы йөрәкле, балаларны чын күңеленнән яратырга, аларны аңлый белергә...
-
Юбилее белән котладылар
Чуаш Кичүе авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәвзел әби Камаловага 90 яшь тулды. Аны бу юбилее белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котладылар. Фәвзел әбинең язмышы гыйбрәтле дә, соклангыч та. Бөек Ватан сугышы елларында ул яшь кыз килеш тракторга утырган, басуларны сукалаган, ә аннары,...
-
Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның барлык халкына котлауларын җиткерде
1 сентябрь - Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин укучыларга, укытучы-тәрбиячеләргә һәм районның барлык халкына котлауларын җиткерде. "Белем көне - барыбызның уртак бәйрәме ул. Бу көнне без беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, техникум-вузларда укыган елларыбызны хәтердә яңартабыз, укытучыларыбызны, сабакташларыбызны искә алабыз. 1 сентябрь иртәсендә йөзләгән малайлар-кызлар чәчәк бәйләмнәре...
-
Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде
30 август - Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде. "Республика көне дәүләтчелегебезне торгызуның хәзерге этабын ачык чагылдыра, Татарстанның икътисадта һәм социаль өлкәдә ирешкән зур казанышларын, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен күрсәтә. Республикабызда масштаблы зур проектлар, социаль программалар тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә....
-
Әлки районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады
28 июльдә билгеләп үтеләчәк Ураза бәйрәме белән мөселманнарны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады. "Һәр мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын - Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм игелек, шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Рамазан аенда байтак райондашларыбыз ураза тотты, хәрәмнәрдән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк...
-
Фоат Вәлиев Әлки районы мөселманнарын Ураза бәрәме белән тәбрик итте
Районыбыз мөселманнарын Ураза бәрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев тәбрик итте. "Барлык мөселманнарны якынлашып килүче Гайдел-фитр, ягъни якты Ураза бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм. Бу - мөселман халкының бөек бердәмлеге һәм дуслыгы, олы шатлык бәйрәме. Ураза гаетендә һәр мөселман беренче чиратта изге Рамазан ае...