Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Салман юлында ремонт башланды

    Базарлы Матак-Салман юлында ремонт эшләре башланды.

     

    Бу юл берничә ел инде төзекләндерүне көтте. Юлда бик күп чокырлар барлыкка килгән, машина белән йөрүчеләр өчен аны узу бер газап иде. Юл төзүчеләр юлның асфальтын кырып алып, ваклатып, янә шунда ук түшәделәр. Әмма юл тиз арада кабат чокырлар белән тишкәләнде.

    Быел ниһаять Салман юлында ремонт эшләре башланды. Дөрес, 6 километр юлны тулысынча ремонтлау өчен 178 миллион сум акча таләп ителә. Әлегә республика бюджетыннан юлның 800 метрын ремонтлау өчен средстволар бүлеп бирелгән. “Алексеевскдорстрой” эшчеләре хәзер бу юлны җир полотносын ясау белән мәшгуль.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: