Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Алпар авылында Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан өлкәннәр өчен зур бәйрәм мәҗлесе үткәрелде

Алда торган бәйрәмнәр уңаеннан Иске Алпар авыл җирлегендә барлык пенсионерларны җыеп гамьле һәм күңелле чара үткәрделәр. Өлкәннәрне башта авыл мәдәният йорты фойесында әзерләнгән мул табыннар янында тәмле ризыклар белән сыйладылар. Шунда ук авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Аннан республиканың танылган артистлары катнашында матур концерт карадылар.

Алпар авыл җирлегендә соңгы елларда тормыш бик җанланып китте әле. Бигрәк тә читтә яшәүче якташлары авылдагы зур эшләрне хәл итүдә башлап йөриләр, ярдәм итәләр. Алпарның ике зиратының да тирәләре әйбәтләп тотып алынды, яңа мәчет төзелде. Чишмәләр чистартыла, күпер салынды. Берничә ел элек клуб ремонтланды, һәйкәлләр яңартылды.

Авыл җирлеге башлыгы Риназ Сәлахов яшь, энергияле җитәкче. Җирлек советы тарафыннан күп эшләр башкарылып килә биредә: юллар салына, спорт һәм уен мәйданчыклары төзелә, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү яхшырды.

Өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы да авыл җитәкчелеге һәм якташлар белән берлектә оештырылган. Җирлеккә караган өч авыл халкын җыеп кунак итүгә Мөнип Шакиров, Рамил Сәлахов, Рифкать Исламов, Рифкать Сәмигуллин, Илдар Хафизов, Тәлгать Әхмәтшин, Фәрит Фәйзуллин, Раил Гатин зур өлеш керткәннәр.

Бу эшне оештыруда Рифкать Сәмигуллин олы хезмәт куйган. Ул әле бик күп бүләкләр дә әзерләп кайткан. 80 яшен тутырган авылдашларга бүләкләрне тапшырганда аларның намуслы хезмәт белән үткән тормыш юллары турында бик җылы сүзләр әйтелде.

–Мин ремонт, төзелеш эшләренә акча җыйганда күпчелек халык бик шатланып, ихластан булышлык күрсәтә. Кайвакыт “авыл бетә, нигә юкка тырышасың”, диючеләр дә бар. Мин моңа, авыл бетми, әгәр бергәләп тырышмасак, без бетәбез, диям. Безнең башка туган җиребез юк, әйдәгез, бүгенгедәй бәйрәмнәрне, сабантуйларны да, зур эшләрне дә бергәләп оештырыйк һәм башкарыйк,– диде Рифкать Әсхәтович.

Бәйрәмгә җыелган бар халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул авыл җирлеге белән якташларның аңлашып, ярдәмләшеп эшләве аркасында биредә зур, матур үзгәрешләр булуын әйтте, мондый бергәлекне хуплады.

Бүген Казанда яшәп ятучы Илдар Хафизов (ул да авылдашларын бүләкләр белән сөендерде), Татар Мулла авылыннан Нургалләм Маннапов, Алпардан Ринат Насыйбуллин, авыл имамы Рафаэль Гатауллин, абыстай Роза Гатауллина да, авылдашларына мөрәҗәгать итеп, төрле көнүзәк мәсьәләләрне күтәрделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Риназ Сәлахов  өлкән юбилярларга – төрле елларда халыкка хезмәт күрсәткән кибетчеләргә, терлекче һәм механизаторларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Авыл эшмәкәре Рамис Гаязов һәм аның тормыш иптәше Әлфинур ханым исә ноябрьдә башланасы Мәүлет ае уңаеннан авылдашларына яңа тотылган балык тараттылар. Өлкәннәргә сәдака итеп алар 230 килограмм сазан, чуртан, карп балыклары өләште.

Әлеге чарада матур теләкләр дә, эшлекле фикерләр дә күп яңгырады. Чистайда яшәүче якташыбыз Габделәхәт Яруллин өлкәннәргә багышлап үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.

Авыл халкы чәй өстәле артында сыйланып, рәхәтләнеп аралашып утырды. Тәм-томнардан, кайнар ризыклардан сыгылып торган табыннарны Раил Гатауллин, Алсу Гатина, Гөлия Нуруллина, Илсур Гайфуллин, Сәвия Галиуллина, Люзия Гарифуллина, Рузилә Монадыева, Сания Гыйматдинова, Рәсимә Мәхмүтова, Гөлфирә Зиннәтуллина хәзерләшкәннәр. Алар әзерләгән нигъмәтләр белән 130 лап кеше кунак булды. Аннан бергәләп тамаша залында күңелле концерт карадылар. Сәхнә йолдызлары Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова башкарган җырларны тамашачылар алкышларга күмде.

Мәҗлестән  өлкәннәр бик канәгать булып таралышты. Мәклифә апа Мотыйгуллина: “Улым, без өлкәннәрне җылы сүзләре, тәмле ашлары, күркәм гамәлләре белән һәрдаим шатландырган өчен Риназ Сәлахов һәм Рифкать Сәмигуллинга, игелекле якташларыбызның һәммәсенә барыбыз исеменнән дә газета аша җылы рәхмәтләребезне ирештер әле”, дип сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев