Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә Сәламәтлек көне үткәрделәр

Укучылар ачык һавада төрле спорт ярышларында, уеннарда катнаштылар.

 
  Балалар бигрәк тә туплы хоккей уенында мавыгып ярыштылар. Аркан тарту, капчык киеп йөгерү, велосипедта узышу, вакытка автоматны сүтеп җыю, хәрби күнекмәләр бәйгеләре дә гаять җанлы узды. Мәктәп мәйданчыгында дәртле музыка астында барысы бергәләп физик күнекмәләр ясау да балаларга бик ошады. Көне дә искиткеч матур, аяз иде. Сәламәтлек көнен үткәрүдә мәктәпкә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге зур ярдәм күрсәткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев