Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы фермерлары һәм эшмәкәрләренә чит төбәкләрдән терлек сатып алу тәртибе аңлатылды

Россиянең әле теге, әле бу төбәгендә мал- туарлар арасында төрле йогышлы чирләр чыгып тора. Зур югалтуларга китерүче, кеше сәламәтлегенә дә зыян салучы әлеге авыруларның үзебезгә үтеп керүенә юл куймас өчен җитди саклану чаралары күрү зарур.

Декабрь аенда Орел өлкәсендә йорт дуңгызлары арасында африка чумасы буенча карантин игълан ителгән. Ростов, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләрендә исә кыргый җәнлекләр арасында әлеге чир ачыклану оч­раклары булган. Ростов, Воронеж өлкәләрендә берничә урында кош гриппы буенча карантин режимы кертелгән. Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә өч җирдә сарыкларда һәм кәҗәләрдә чәчәк авы­руы табылу аркасында карантин игълан ителгән. Шулай ук хайваннарда котыру чире, бруцеллез ачыкланган өлкәләр бар.

Ә бит шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары йогышлы авырулар җәһәтеннән имин булмаган төбәкләрдән кош-корт яисә терлек сатып алып кайтырга мөмкиннәр. Мон­дый хәлне булдырмас өчен терлек алу һәм сату белән шөгыльләнүчеләргә район ветеринария берләшмәсендә теркәлү һәм республикадан читтә терлек, кош-корт сатып алып кайтканчы башта Татарстан Баш ветеринария идарәсендә рөхсәт алу зарур.

Идарәдә мал-туарны бары тик ышаныч­лы, имин төбәкләрдән генә алырга киңәш итәләр. Малны, кош-кортны ветеринария юлламасы булганда гына сатып алып кай­тырга мөмкин.

Район ветеринария берләшмәсе баш таби­бы урынбасары Илшат Хәйретдинов әйтүенчә, районда крестьян-фермер хуҗалыклары баш­лыкларын һәм йорт кошлары алып кайтып са­тучы эшмәкәрләрне җыеп җитди сөйләшү дә үткәргәннәр. Аларга кош-корт ташый торган транспорт чарасының ничек җиһазланырга тиешлеге аңлатылган. Шулай ук ветеринария таләпләре үтәлмәгән (тиешле документлар бул­маган) очракта нинди административ чаралар күреләчәге дә бәян ителгән.

Йогышлы чирләр бик сак булуны таләп итә. Аерым хуҗалыклар да читтән терлек сатып алганда малларның сәламәтлеге турында ве­теринария белешмәсе таләп итсеннәр иде. Бер чирле терлек яисә кош-корт бөтен хуҗалыкка, хәтта авылга зыян салырга мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X