Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Милләтләр кроссы”нда 270 кеше катнашты

Узган атнада район үзәгендә “Милләтләр кроссы” дип аталган йөгерү буенча ярышлар үткәрелде. Аларда өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да теләп катнашты.

 “Милләтләр кроссы”н иң кечкенәләр – 1-2 сый­ныф укучылары башлап җибәрде. Старт бирелүгә алар 100 метрлы дистанциядә алга ыргылдылар һәм араларыннан иң өлгерләрен ачыкладылар. Фи­нишка беренче булып иң җитез малай – Рамазан Галләмов килде.

Кечкенәләрне старт сызыгында зур сыйныф укучылары алыштырды. Алар 1 километрлы дистанциядә узыштылар. Балалардан соң чират егетләргә җитте. Болар инде дистанцияне җилдәй очып үттеләр. Шулай да Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Максим Муштаковны куып җитә ал­мадылар – көндәшләрен 100 метрлап артта кал­дырып, финишка беренче булып килде ул.

Узышларда бер-бер артлы өлкәннәр, хатын- кызлар төркемнәре старт алып, үз араларын­нан җиңүчеләрне барладылар. Беренче булып килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Заманында Казахстанның спорт мастеры булып танылган, хәзер Базарлы Матакта яшәүче Ил­шат Нуретдинов та аларга бүләкләр әзерләгән. “Милләтләр кроссы”ның төп спонсоры “Альфа” сәүдә үзәге булды. Ярышларны оештыручылар аның хуҗаларына рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев