Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сабан туена зур әзерлек эшләре бара. ФОТО

​​​​​​​Ел буе көтеп ала торган милли бәйрәмебез Сабан туена ике атнадан аз гына артыграк вакыт калып бара.

 Бүген инде алга планнарыбызның, эш-ниятләребезнең күбесен  шушы бәйрәм белән бәйлибез. “Кунаклар көтәбез”, “Бәйрәмгә әзерләнәбез”, “Сабантуйда күрешербез” кебегрәк сөйләшүләр һаман ешрак ишетелә.

 

 

Мәгълүм булганча, район Сабан туе 16 июньдә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә үтәчәк. Бу урын табигать тарафыннан халык бәйрәме өчен махсус булдырылган диярсең. Шунда елгасы, янәшәдә урманы, бәйрәм тамашасын, көрәш-бәйгеләрне күзәтим дисәң, амфитеатр сыман ямь-яшел үлән каплаган тау битләре.

Бәйрәм, кунак уздырыйм дисәң, аның һәр ягын уйлап җентекләп әзерләнү зарур. Сабан туе кебек зур колачлы  тамашага бигрәк тә зур әзерлек сорала. Ә әзерлек эшләре байтактан бара. Ике атнадан артык инде район оешма-предприятиеләре вәкилләре бәйрәм узасы урында көн саен төзекләндер-яңарту эшләре белән шөгыльләнәләр. Шушы арада без Сабантуй җирендә булып, андагы хезмәт-мәшәкатьләр белән танышып кайттык.

Без килгәндә бер төркем кеше яңа гына чабылган үләннәрне җыеп, трактор арбаларына төйиләр иде.

Район Сабан туе комиссиясе рәисе Сергей Балакирев оештыру эшләре белән мәшгуль. Аның әйтүенчә, биредәге бер генә әйбергә дә  кул тими калмый, һәр нәрсә ремонтлана, яңартыла.

–Төп мәйдан тирәли  утыргычларны сүтеп алып, әйбәт эшкәртелгән агач материалларыннан яңадан ясадык. Аны берничә кат буяп та чыктык. Кояш кызуында буяу киемнәргә йокмасын дип, аның иң сыйфатлысын сайладык. Кояштан (ә бәлки яңгырдан) ышыклану өчен өстәмә берничә беседка эшләп куябыз. Аларны әзерләүдә Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге  “ПМК- Мелиорация” һәм Илсур Зәйнуллин идарә иткән район урман хуҗалыгы бик ярдәм итә,–дип сөйли Сергей Николаевич.

Сабантуй җире беренче карашка инде бүген бәйрәм үткәрергә әзер сыман. Төп мәйдан, биек колга, спорт ярышлары өчен урыннар… Сергей Балакирев исә районның төп чарасына кадәр башкарасы шактый эшләрне атады.

–Һәр елны ремонтларга, буявын яңартырга кирәк булган агач рәшәткәлекләрне күп җирдә тимер киртәләргә алыштырабыз. Елга аша күпер дә ныгытылды, яңартылды. Бәйрәм рухындагы зур яңа баннер урнаштырабыз. Ипподром да ат чабышлары үткәрү өчен әзер булып килә. Аның яңартылган киртәләрен буйыйсы гына калды,–ди Сабантуй комиссиясе рәисе.

Ат ярышлары да бик кызыклы, мавыктыргыч үтәргә охшаган. Анда башлыча үзебезнең район чабышкылары катнашачак. Чөнки чит районнардан килүчеләрнең күпчелеге үзләрендәге бәйрәмнәрдә ярыша. Былтыр бик үзенчәлекле үткән йөк атлары ярышы тагын да күбрәк катнашучылар белән узар дип көтелә. Ә инде авыл атлары, ярымтокымлы атлар, юртаклар узышларында катнашырга теләүчеләр барысы да ярышка кертелә. Нинди урын алуларына карамастан, ат хуҗалары 2018 ел район Сабантуеның махсус бүләгенә ия булачак.

Сабан туенда артистлар, үзебезнең сәнгать осталары көне буе сәхнәдә чыгыш ясап, халыкка дәрт, күңел күтәренкелеге өстәр. Ә бер көн алдан  кичке Сабантуй элекке еллардагы кебек зур җанлылык белән оештырылыр.

Кабатлау булса да, милли бәйрәмебезгә баручыларны көткән тагын бер яңалык турында әйтми узып булмый. “Яшь имәннәр” лагеренә һәм Сабан туена илтә торган юлга ныклы итеп таш түшәлде. Димәк, көн яңгырлы булса да бәйрәм җиренә бару-кайту проблема түгел  хәзер.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев