Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы сөт җитештерү буенча республикада бишенче урында

​​​​​​​Соңгы вакытта районыбыз терлекчеләре көн саен 150 тонна сөт савып эшкәртүчеләргә озаталар.

 

Сөт җитештерү буенча район республика күләмендә җиденче урыннан бишенчегә күтәрелде. Бездән күбрәк аны Кукмара (көнгә 229 тонна), Балтач (196), Әтнә (184) һәм Саба (157) районнары гына җитештерә.

Узган шимбәдә Татарстан Президенты катнашында Хөкүмәт йортында узган видеокиңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районыбызны  сөт савуда лидерлар исемлегендә атады. Ул шулай ук “Әлкидә әле  көнгә 200 тонна сөт җитештерерлек потенциал бар”, диде.

Андый үсеш районда чынлап та көтелә. Тиздән Хузангайда яңа савым корпусы эшли башлый, ә Иске Чаллы сөтчелек комплексына янә маллар кайтару күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев