Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында хәзерләүләр пункты ачылды

5 октябрьдә районда хәзерләүләр пункты ачылды. Ул Карга авылында урнашкан, аны оештыручы – “Эдем” җәмгыяте. Яңа предприятиене ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, авыл җирлекләре башлыклары, Карга авылы халкы катнашты.

Республикада моңарчы бары 14 районда хәзерләүләр пункты булмаган икән. Шул исәптән безнең районда да. Инде халык өчен  бик тә кирәкле бу предприятие бездә дә эшли башлады.

Дөресен әйткәндә, хәзерләүләр пункты булмаудан авыл кешеләре шактый җәфаланды. Сарык, сыер тиреләрен, үзеннән арткан итне, бәрәңгене, яшелчәләрне кая урнаштырырга дип аптыраучылар байтак булды. Кемнәр өлгер, җаен таба – сатарга дигән продукциясен төрле шәһәрләргә алып барып урнаштыра. Тик бит авылдагы һәркем алай эшли алмый. Калган халыкка нишләргә?

Бу мәсьәлә район җитәкчелеген дә борчыды. Авыл җыеннарында бит халык әлеге проблеманы еш күтәрде. Һәм район башлыгы Александр Никошин Алексеевскида урнашкан “Эдем” җәмгыяте җитәкчелеген бу эшкә алынырга күндерә. Әлеге максатта Карга авылында элек клуб, балалар бакчасы буларак хезмәт иткән, хәзер буш торучы зур бина табыла. Хәзерләүләр пунктын шунда ачарга булалар. Бинаның эче, тышы әйбәтләп ремонтлана, тирә-юне тотып алына, керү юллары асфальтлана.

“Әлки” хәзерләүләр пунктын ачу тантанасында район җитәкчесе Александр Никошин:

–Соңгы елларда халык җитештергән продукциясен урнаштыра алмый аптырады. Мин “Эдем” җитәкчесе Гөлнур Сафинадан бу мәсьәләдә ярдәм итүен сорадым. Ул әйткәнен эшли торган көчле җитәкче. Алынды, менә бер атна инде биредә хәзерләүләр пункты эшли. Өстәмә эш урыннары барлыкка килде,–диде.

Форсаттан файдаланып, район башлыгы Гөлнур Сафинага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук сала халкына сыйфатлы сәүдә хезмәте күрсәтү турында  кайгыртып, районга авылларга барып сату итәр өчен бер-бер артлы ике автомобиль бирү дә ярдәм иткән Мәхмүт Фәттаховка район башлыгы үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Аннан соң “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттаховка сүз бирелде.

–Авыл халкының бит хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең уртача 30 проценты үз ихтыяҗыннан артып кала. Безнең бурыч – шуны җыеп, эшкәртеп, кала халкына сату. Әлеге эшләр буенча безнең идарә күп еллар Россиядә беренчелекне алып килде. Биредә хәзерләүләр пункты ачылу да бик күркәм күренеш. Без килештек, биредә хәләл продукция генә җитештереләчәк. Район һәм “Эдем” җитәкчелеге бу предприятиене эшләтеп җибәрү өчен зур тырышлык куйды. Без  дә аның каршына матур гына кибет төзетеп куярбыз. Ит ташырга суыткычлы машина бирербез, ит эшкәртү цехын да булдырырбыз. Тырышканнарга ярдәм итәсе дә килә. Киләчәктә дә безнең тарафтан булышлык булыр,–диде Мәхмүт Фәттахов. Ул шулай ук Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашкан әлкилеләргә рәхмәтен җиткерде.

Гөлнур Сафинаның сүзләре  дә тантанада катнашучыларның күңеленә хуш килде:

–Биредә кибетләрдә булмаган товарлар сату,  күп төрле хезмәт күрсәтүне оештырачакбыз. Бергәләп алынсак, бу предприятие тагын да киңәер, халык өчен файдалы хезмәтләребез артыр,–диде ул.

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев  үзләрендә шундый предприятиене эшләтеп җибәргән өчен барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

Аннан без хәзерләүләр пунктына үттек. Биредә бик затлы ремонт ясалган, өр-яңа җиһазлар урнаштырылган. Яшелчә кабул итү цехы, ярымфабрикатлар җитештерү бүлмәсе гөр килеп эшли. Вак-вак пилмән бөгүче кызларның кулларына күз иярми.

Яңа предприятиедә бәрәңге, кишер, кәбестә, суган, чөгендер ише яшелчәләр, сыер (говядина) һәм сарык ите, тавык, каз, үрдәк түшкәләре, терлек тиреләре, сарык йоны,  икенчел чимал кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев