Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көрәшче Фәракшиннар истәлегенә ярышлар үтте

Күп еллар рәттән район Сабантуйларында батыр калган көрәшчеләребез бертуган Фәракшиннар истәлегенә багышлап “Алинә” универсаль спорт залында көрәш бәйгесе үткәрелде. Мондый бәйге бишенче ел рәттән уздырылды.

Илсур һәм Илмир Фәракшиннар заманын­да авыл бәйрәмнәрендә, район Сабантуйларында мәйдан тоткан иделәр. Үргәгарда туып үскән көрәшчеләребез респу­блика ярышларында да даими катнашып, Әлки данын лаеклы яклап килделәр. Ни кызганыч, алар икесе дә бик яшь­ли арабыздан киттеләр. Батыр егетләребез истәлегенә багышлап районда һәр елны ба­лалар арасында көрәш буенча ярышлар үткәрү матур гадәткә әйләнде.

Яшь көрәшчеләр аларда бик теләп катна­ша. Менә шимбә көнне узган көрәштә дә 150 гә якын яшь спортчы келәмгә чыкты, оста­лыкларын күрсәтте, көчләрен сынады. 2001 елда һәм аннан соң туган балалар сигез үлчәүдә ярыштылар. Иң элек келәмгә иң җиңел көрәшчеләрне чыгар­дылар. Болар – 28 кило­граммга кадәрге малай­лар, кайберләре район бәйгесендә беренче тап­кыр чыгыш ясый. Әлегә бик кыю да булмаган, көрәш серләрен өйрәнә генә башлаган шушы балалар тора-бара зур ярышларда келәм тота­чаклар бит. Бу үлчәмдә Иске Тахталадан Артем Калмыковка тиңнәр бул­мады. Аның авылдашы Давид Хәйруллин исә 32 килограммга кадәргеләр арасында беренче калды.

Иске Салман авы­лында да өметле көрәшчеләр үсеп килә. Фаил Мөхәммәтшин (36 кг), Алмаз Хәйруллин (50 кг) үз үлчәүләрендә чемпион булдылар. Яшь көрәшчеләр арасын­да Илзат Әхмәров исе­ме торган саен ешрак яңгырый хәзер. Менә бу ярышта да 40 ки­лограммга кадәрге көрәшчеләр арасында беренчелекне беркемгә дә бирмәде ул. Шулай ук Алпар егетләре Илнар Демидов (55 кг) һәм Да­нил Зәйнуллин (60 кг) көндәшләрен җиңеп, бертуган Фәракшиннар истәлегенә билгеләнгән бүләкләргә ия булдылар. 60 килограммга чаклы авырлыктагылар ара­сында янә Иске Тахтала­дан Никита Хәйруллин батыр калды.

Җиңү яулаган яшь к ө р ә ш ч е л ә р е б е з г ә бүләкләрне район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Җиһангиров белән бәйгенең баш хөкемдары Алмаз Абдул­лин тапшырдылар.

Районда милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге ярышлар даими уздырыла. Шун­дый бәйгеләрдә чыныга да инде яшь спортчы­лар. Алар җиңеп һәм җиңелеп тәҗрибә туп- лый, киләчәктә тагын да зуррак нәтиҗәләр ту­рында хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев