Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кукуруз һәм көнбагыш урагы төгәлләнде

​​​​​​​Районда бөртек өчен үстерелгән кукуруз 5471 гектарда, көнбагыш 11915 гектарда тулысы белән җыеп алынды.

Районда бөртек өчен үстерелгән кукуруз 5471 гектарда, көнбагыш 11915 гектарда тулысы белән җыеп алынды.

Әлеге культуралар бездә соң өлгерә. Алар җылы як үсемлекләре. Районыбызда  бу кыйммәтле культураларны уңышлы игеп, алардан югары уңыш алып эшләү тәҗрибәсе зур хәзер. Кукурузны нигездә “Кызыл Шәрык-Агро”  үстерә. Ә көнбагышны бу җәмгыять отрядлары да, “Хузангай” һәм “Яшь көч”тә, кайбер фермерлар да игәләр.

Бөртек өчен кукуруз туклыклылыгы белән дә, уңышы белән дә башка культуралардан бер башка югары. Аны быел игенчеләребез 25,9 мең тонна  җыеп ала алдылар. Уңыш гектардан 47,4 центнер чыкты. Көнбагышның исә гектардан уңышы 16,7 центнер, ә тулаем җыемы 20 мең тоннага якын тәшкил итте.

Әлеге культуралар бөртеген хәзер элеваторда киптереп, югалтуларсыз саклауга кую бурычы тора. Район элеваторы бу эш белән тәүлек әйләнәсе мәшгуль.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев