Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында шартлы рәвештә су баскан йортларда яшәүчеләрне коткару буенча өйрәнүләр узды

“Актай елгасында су күтәрелеп, Базарлы Матактагы җиде йортны су баскан. Аларда яшәүче 17 кешегә ярдәм күрсәтергә кирәк..” Әнә шундый сигнал буенча 17 апрельдә районда команда-штаб өйрәнүләре үтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Билгеләнгән вакытка – сәгать 12 гә өйрәнүләрдә катнашырга тиешле барлык хезмәтләр дә махсус техникалары белән Базарлы Матак буасы янына килеп җитеп, әзерлек сызыгына басканнар иде.

Өйрәнүләр район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов җитәкчелегендә узды. Район янгын-коткару часте җитәкчесе Дмитрий Романов бүгенге өйрәнүләрдә һәр хезмәт алдында торган бурычларны аңлатты. Биредә төп максат – шартлы рәвештә язгы су баскан өйләрдә яшәүчеләрне коткару, зарурлык булган очракта аларга медицина ярдәме күрсәтү, бәлагә таручыларның мөлкәтен саклап калу.

Өйрәнүләр районның төрле хезмәтләренең үз бурычларын белеп һәм бердәм башкара алулары хакында нәтиҗә ясарга җирлек бирде. Район гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина бу өйрәнүләрнең өч этапта үтүен әйтте, аларның әһәмиятен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев