Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылы урамнарында 897 яктырткыч лампа яна

Базарлы Матакта быел 98 урам лампасы электр энергиясен экономияле файдалана һәм яктырак яна торганына алыштырылды.

Район үзәгенең 67 урамында 897 яктырткыч лампа урнаштырылган. Тагын 28 лампа Түбән Биктимер авылы урамнарын яктырта. Базарлы Матакның Тукай, Вахитов, Хәмидуллин, Көнчыгыш урамнарында лампалар светодиодлыга алыштырылды. Совет, Дзержинский, Мәктәп урамнарында исә, электр баганалары һәм линияләре алыштырылу сәбәпле, урам утларына реконструкция ясалды, яңа яктырткычлар куелды. 
Крайнов урамында 700 метр озынлыгында урам юлы ремонтланды һәм 17 берәмлек яктырткычлы яңа баганалар утыртылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев