Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Татар Төгәлбәе авылында беренче тапкыр авыл көне узды. ФОТО

Татар Төгәлбәендә үз тарихында беренче тапкыр авыл көне узды.

Татар Төгәлбәендә үз тарихында беренче тапкыр авыл көне узды. Аны Кошки авыл җирлеге җитәкчелеге шунда яшәүче актив ярдәмчеләре белән берлектә оештырды. 
 

Татар Төгәлбәе – бик үзенчәлекле авыл. Мондагы халыкта сәнгатькә, иҗатка тартылу көчле. Дөньяга танылган мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевның әнисе  Фәридә шушы авылда туган. Заманында район газетасында эшләгән талантлы журналист Мәсхүт Әмиров, бүген дә күп кенә газеталарга, шул исәптән безгә дә кызыклы язмаларын юллаучы ветеран хәбәрче Сөләйман Шакиров Төгәлбәйнекеләр. 
Авыл бәйрәмен клуб артындагы мәйданчыкта оештырганнар. Түргә сәхнә ясалган, тамаша кылучылар өчен утыргычлар куелган. Янәшәдә учак өстенә казаннар асылган, күмер самоварлары җырлап утыра.
Авыл көненең әһәмиятен тоемлар өчен читтә яшәүче якташларның шунда кайтып туган-тумача, сабакташлар, авылдашлар белән  күрешүләрен күзәтү дә бик җитә. “Бер очрашу – үзе бер гомер” дигәннәре шулдыр инде. Халык шат-көләч, ихластан хәл-әхвәл сораша, истәлекләр белән уртаклаша.
Менә бар халыкны сәхнә тирәсенә җыеп, бәйрәм башланып китте. Китапханәче Әнисә Фәсахова Татар Төгәлбәе тарихын сөйли:
–Безнең авыл Бизнә елгасы башланган җиргә урнашкан. Төгәлбәй исемле кеше бирегә моннан 500 еллар элек килеп төпләнгән, дигән фараз бар. Патша аңа сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бу төбәктән җирләр биргән.
Авыл имамы Равил хәзрәт Минһаҗетдинов бәйрәмгә хәер-фатыйха биреп дога кылды. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов халыкны авыл көне белән тәбрикләде, читтә яшәүчеләрнең шулай туган як белән тыгыз элемтәдә, үзара ярдәмләшеп яшәве өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Сәхнәдә район мәдәният йорты үзешчәннәре, кайткан кунаклар, авылдашлары чыгыш ясап, бәйрәмдә катнашучыларны җыр-моң белән сөендерде.
Аннан сәхнәгә яңа гына алтын туйларын билгеләп үткән якташлары Габдрәүф һәм Мәрьям Шәймәрдәновлар чакырылды. Бүген читтә яшәсәләр дә, бу гаилә авылдашлары белән элемтәләрне өзми. Аларга изге теләкләр юллап, истәлекле бүләк тапшырылды. 
Авылның иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны 98 яшьлек Нургазиз ага Хисмәтовны, яңа гына туган сабыйны, ветеран абый-апаларны, өлкән укытучыларны, уңган гаиләләрне, авыл тормышында актив катнашучыларны да бүләкләделәр. 
Әлеге бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче һәм төп спонсор крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Гыйльманов икән. Шулай ук бәйрәмне үткәрүдә зур хезмәт куйган Ильяс Идиятуллинга, Гөлшат Мингалиевкә, Әнисә Фәсаховага халык бик рәхмәтле булды.
Биредә балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачты. Уеннар, спорт ярышлары хәйран актив узды. Аннан бар халык янәшәдәге зур табын янына чакырылды. Тәм-том, кайнар пылау белән сыйландылар. Гармунга биеп-җырлап, аралашып ял иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев