Югары Әлморза төп мәктәбенә авылдашлары Рамил Исмәгыйлев 148 мең сумлык җиһазлар бүләк иткән.
Себердә яшәүче эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев туган авылы Югары Әлморзага да, райондашларына да булышып тора. Әйтик, Яңа ел алдыннан ул “Алинә” универсаль спорт залына бинага кергәндә металл предметларны ачыклый торган рама бүләк иткән иде. Бу җәйдә Югары Әлморзада авыл көне үткәрүдә дә бик ярдәм иткән. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл балаларына күчтәнәч тулы пакетлар алып кайтып өләшкән. Мәктәптә җиһазларның шактый искерүе хакында белгәч, игелекле авылдашлары монда да үз өлешен керткән – өр-яңа 28 парта, 56 урындык, 7 өстәл кайтарган.
Нет комментариев