Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында чаңгы ярышлары узды

Бүген,4 гыйнварда, «Яшь имәннәр» балалар сәламәтлеген ныгыту лагеры янында 2023 елда беренче чаңгы ярышлары узды.

  Озын кышкы ялларда халык саф hавада бик теләп, рәхәтләнеп ял итәргә булган - чаңгы юлларына басырга теләүчеләр шактый иде.

ФОТО


  Иң элек җыелган әлкилеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов яңа 2023 ел белән тәбрикләде, hәркемгә уңышлар, сәламәтлек теләде. Аннан чаңгы ярышлары баш хөкемдары Николай Ирдинкин бүгенге бәйгенең шартларын аңлатты. Ир-атлар 3 километр арага, хатын-кызлар 2 километр озынлык трассага ярыштылар. 
   Старт бирелеп ун минутлап вакыт узгандыр, финишта беренче спортчылар да күренде.
   Менә тантаналы бләкләләргә чират җитте - ир-егетләр арасында Иске Матакларга тиңнәр булмады. Алар барысы да Ирдинкиннар. Денис, Николай hәм Сергей Ирдинкиннарга район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов бүләкләр тапшырды. Хатын-кызлардан Базарлы Матактан Анна Чуманова, Люзия Әхмәрова, Равилә Әхмәтшина призлы урыннарга лаек булдылар. Иң өлкән спортчы булып Иске Матактан Михаил Падюшов (70 яшьән өлкән) hәм Ясминә Миннегулова (Базарлы Матак, 2 яшь) танылдылар. 
   Саф hавада спорт бәйгесе оешкан төстә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев