Сиктермә урта мәктәбе укучылары билбау көрәше буенча ТР Аксубай муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү учреждениесенең ачык Беренчелегендә катнаштылар.
Данис Апаяров җитәкчелегендәге команда 1 нче урынны яулап кайтты. Тренер әйтүенчә, моңа алар даими шөгыльләнүләр, тырышлык, үҗәтлек аша ирештеләр.
Аерым шәхси нәтиҗәләргә килсәк, ул түбәндәгечә:
1 урын – Ангелина Рыжкова, Роман Мукусев. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: Роман – командада иң кечкенәсе, аңа 7 яшь. Ул – 20 кг. авырлыктагылар арасында Җиңүче. 2 урын – Анжелика Реунова, Арсений Мизгерев, Доминик Реунов. 3 урын – Алина Багманова, Матвей Мизгерев, Михаил Чугунов. Җиңүегез белән котлыйбыз!
Нет комментариев