Базарлы Матакның яшь армиячеләре ГТО нормативларын тапшырды
Яшь армиячеләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру быел тәүге тапкыр үткәрелә. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып, бу эшкә Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия яшьләре алынды.
“Алинә” спорт залында узучы әлеге чарада катнашучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева, “Яшь армиячеләр” хәрәкәте штаб җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов котлады.
Нормативлар 23 төрдән гыйбарәт. Шуларның 7 се – теория.
“Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” фәне буенча ныклы белем алган егет-кызлар әллә ни авырлык күрми: автоматын да сүтеп җыя, төз ата, яхшы йөгерә, төеннәр бәйли, азимутны билгели, бер-берсенә ярдәм итәргә дә һәрвакыт әзер.
Балалар иҗат йортының массакүләм оештыру бүлеге мөдире Гөлнара Мәрдиева сүзләренә караганда, быелгы бу чарада 67 укучы катнаша. Киләсе елдан районның бөтен мәктәпләре дә кушылачак икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев