Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

21 февраль – Халыкара туган тел көне

“Телгә һөҗүм милли мәктәпләрдән, китапханәләрдән башлана“, – дигән уйландырырлык юллар язган бер шагыйрь.

Көндәлек тормышта моңа мисаллар китерерлек хәл-әхвәлләр очрап торса да, районыбызның бу юнәлештәге кыйбласы әлегә тел-теш тидерерлек түгел.


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов билгеләп киткәнчә, районыбыз башлыгы Александр Никошин нигездә өч милләт: татар, рус, чуаш  вәкилләрен туплаган җирлегебездәге тел мәсьәләсенә һәрвакыт аерынкы зур игътибар бирә. Мәктәпләрнең, туган телдә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчаларының, мәдәният йортларының милли юнәлештәге эшчәнлеге күз угыннан аз гына да читкә тибәрелми бездә. Шул нигездә зур уңышлар, җиңүләр дә яулана.


Соңгы елларда татар һәм чуаш авыллары мәктәпләре, клуб-китапханәләр җирле халыкның милли әдәбияты, театр, җыр-бию сәнгате үзенчәлекләрен күрсәтеп, туган телне, гореф-гадәт, йолаларны саклау һәм үстерүдә аларның тәэсир көчен ассызыклап, республикабыз тарафыннан гамәлгә ашырылучы программа,  грантларда катнашалар һәм нәтиҗәгә дә ирешәләр.


 Мәсәлән, 698 кешесенең 691е  татар булган зур Түбән Әлки авылы китапханәсе мөдире Рамилә Гайнетдинова, узган 2025 елда 180 мең сумлык грант отуга иреште. Кемнәргәдер артык зур сумма булып тоелмаса да, бүгенге көндә китапханә эшчәнлеген тулы куәткә алып барырлык бөтен җиһаз белән тулыландыруга мөмкинлек биргән ул.

– “Хыял” иҗади  студиясе” дип аталган әлеге грантны тормышка ашыруның бурычлары шактый. Төрле әдәби чаралар, күргәзмәләр, мастер класслар, әңгәмә, түгәрәк өстәл, милли кичәләр аша авыл халкы, мәктәп һәм бакча балаларының туган телгә, китапка булган мәхәббәтен үстерү, шул рәвешле аларны даими укучы китапханә дусларына әверелдерүдән гыйбарәт алар, – ди Рамилә Габбас кызы, алда торган зур эшләргә ишарәләп. Максатка ирешүдә төп юнәлешләрне дөрес билгеләү, грант язу тәҗрибәсе, уңышлы эшләү серләрен  үзенең хезмәттәшләре – Түбән Әлки куст берләшмәсенә караган Югары һәм Урта Әлки, Иске Әнҗерә, Әхмәт, Чиябаш, Апак, Чуаш Кичүе, Югары Әлморза, Борискино авылларының китапханәчеләре белән дә даими уртаклаша ул. Февраль уртасында җыелган шундый семинар-киңәшмә – моның ачык мисалы.

Ел башында төзелгән план буенча үткәреләчәк чараларда отышлы ысул һәм алымнарны барлап, кайберләрен бергәләп үткәреп һәм эшләп тә карады алар:
-15 февральдә Муса Җәлилнең тууына –120 ел булу уңаеннан патриот шагыйребезнең шигырьләрен укыдылар;    
-21 нче февраль – Халыкара туган телләр көне билгеләп үтелүне искәртеп, Рамилә Гайнетдинованың “Түбәтәем-калфагым”, Урта Әлки китапханәчесе Гөлнур Ямалетдинованың “Туган телем – асыл хәзинәм” мастер-классларында катнаштылар;
-Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чара-бәйгеләр турында фикер алыштылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә тәмле чәйләрен әзерләү эшен дә онытмадылар. Киптерелгән үлән һәм җиләк-җимешләрдән тутырылган кечкенә чәй каплары тиз арада тау булып өелде.

Әйе, күмәк көчтән эш курка шул. Бергәлеккә ни җитә?!
Шунысын да әйтеп узу мөһим: бу көнне әлеге утырыш-киңәшмәдә татар, рус, чуаш телләрендә яңгыраган җыр-шигырьләр, уен-көлке, шаян сүзләр, дустанә мөнәсәбәт – районыбызда бу милләт вәкилләренең тыгыз элемтәдә тату яшәүләрен күрсәтүче дәлил. Бездә 2026 ел гына Халыклар бердәмлегенә багышланмый, ә гомер буе дәвам итә. Китапханәләребезнең төп эшчәнлеге дә шуңа юнәлтелгән икән, димәк, җирлегебездә яшәүче милләтләрнең туган теленә, әлеге халыкларның киләчәгенә куркыныч янамый, дияргә тулы нигез бар.

Шулай да шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың:
”...Йөз чөермә, балам, үз телеңнән,
Бу – Ватанны сату белән бер”...–  дигән шигъри юллары  китапханәләрнең һәркем укый алырлык киштәсендә урын алса, бары файдага гына булыр. Телсез калган халыкның юкка чыгуын да онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев