Әлки районы тәрбиячеләре грант отканнар
Сиктермә авылы “Незабудка” балалар бакчасы тәрбиячесе – Ксения Ермолаева һәм Түбән Колчуриноның “Кояшкай” бакчасы тәрбиячесе Мария Салюкова ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә булдырылган “Безнең яңа тәрбияче” гранты отканнар.

Аның күләме – 120 мең сум. Әлеге грантны бирүнең максатлары, мәктәпкәчә белем программаларын гамәлгә ашырганда, белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын һәм технологияләрен куллану буенча, индивидуаль проектны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрне кызыксындыру, рухландыру һәм аларга ярдәм итүдән гыйбарәт. Грантта бары тик эш стажы 5 елга чаклы булган 35 яшькә кадәрге педагоглар катнаша ала.

Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия юнәлеше методисты Гөлгенә Билалова:
– Ксения Витальевна да, Мария Викторовна да – үз эшләренең осталары. Алар – бу грантка лаек тәрбячеләр: актив, заманча технологияләрне урынлы һәм дөрес кулланалар, ата-аналар, хезмәттәшләре арасында дәрәҗәләре зур, нәниләрнең яраткан дуслары да, апалары да. Уңышлары белән котлап, алга таба да районыбыз мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәт итүләрен телим, – диде, бу тәрбиячеләргә бәя биреп һәм якты киләчәк теләп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев