Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында чираттагы гуманитар ярдәм җыю игълан ителде

Хөрмәтле райондашлар! Апрель азагында махсус хәрби операциядәге батырларыбызга чираттагы ярдәмне илтеп тапшыру күздә тотыла.

– Әлкилеләр гуманитар ярдәм оештыруда бик актив. Җыю урыны районның Үзәк китапханәсе булуын да яхшы беләләр.

2022 елның мартыннан быелгы мартка кадәр биредән авырлыгы – 45 025 кг, бәясе 11 448 522 сум булган 5541 посылка туплап озатылды, – дип, районнан киткән ярдәмнең бер өлешен атап үтте китапханә директоры Татьяна Петухова. Ул егетләребезгә беренчел кирәк булган кайбер әйберләрне дә бәян итте.

 

Ризыклар: тиз әзерләнә торган аш һәм боткалар, кечкенә каплардагы чәй, кофе, конфет, печенье, повидло.

Шәхси гигиена чаралары: дымлы салфеткалар, туалет кәгазьләре, коры душ, кырынгычлар, сөлгеләр.

Эчке һәм җылы киемнәр, футболкаларга да ихтыяҗ зур.

 

Әңгәмәгә район мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдинов та кушылды һәм якташларыбызның 500 метр кабель, төзелеш материаллары соравын да искәртте.

 

Әлкилеләр! Әйдәгез, бу юлы да, кулыбыздан килгәнчә, йөрәгебез кушканча, әлеге игелекле эштә берләшик. Күңел җылыбыз салынган ярдәм батырларыбызга көч, кыюлык өстәвен исебездән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев