Бүген районның ике мәйданчыгында: “Алинә” спорт залында һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә гимназия Кубогына төбәкара волейбол ярышлары бара. Турнирда 10 команда очраша.
Зур ярышларның иганәчесе – якташыбыз Александр Токтарев. Үз чиратында ул мондый турнирларны оештыруда булышкан район һәм гимназия җитәкчелегенә, спорт бүлегенә зур рәхмәтле булуын белдерде.
Әйтергә кирәк: ярыш бик киеренке шартларда үтә. Командалар яхшы әзерлекле, көчле: очколар бер-берсеннән калышмый, янәшә бара.
Шактый озакка сузылырга охшаган ярышларның нәтиҗәсе белән соңрак таныштырырбыз.
Нет комментариев