Әлки районында юл фаҗигасендә яшь йөртүче һәлак булды
Журналистлар, һәлакәт урынында булып, ЮХИДИнең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин белән очраштылар.
Майор аяныч хәл турында түбәндәге мәгълүматны җиткерде:
– Алексеевск-Югары Колок юлының 32 нче километрында, якынча иртәнге 7 туларга 10 минутта Lada Granta автомобиле йөртүчесе, узу нияте белән, каршы як полосага чыга һәм SCANIA машинасына килеп бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә Лада Гранта шоферы, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үк, фаҗига урынында вафат була. Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре аянычлы хәлнең барлык сәбәп-нәтиҗәләрен ачыклау өстендә эшлиләр һәм, һава торышының кискен үзгәрүе, кар-бураннар башлану сәбәпле, юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә сак булырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев