Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында соңгы ике көнлек карны чистарту бер сәгатькә дә туктап тормый

Кар күп яуганда, күктән бәхет, муллык ява, дип әйтергә яратабыз. Әмма кайсыбер кыенлыклар, юлларда тоткарлыклар килеп чыкса, капка төпләребезгә кадәр машиналарыбыз белән керә алмый башласак, уйларыбыз кискен үзгәрә: матур хисләрне ачу алыштыра, кемнәрнедер орышу башлана. Ә моңа күп вакыт җирлек тә булмый, чөнки һәркем үз эшендә.

Районыбыз территориясендә соңгы ике көнлек карны чистарту бер сәгатькә дә туктап тормый.


“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогы җитәкчесе  Рашат Гыйззәтуллин хәбәр итүенчә,  хәзергесе вакытта район юл хезмәте оешмасының 6 КДМы (катнаш юл машиналары), чистарткыч отваллар таккан 3 транспорты, 4 МТЗ, 2 грейдер, 1 кар төягеч машина бертуктамый хәрәкәттә. Район үзәген тәртипкә китергәннән соң, әлеге транспорт чаралары төрле юнәлешләрдә эшен дәвам итәчәк.

–       Кар күп яуганлыктан, авыллар эчендә инде тирән траншеялар барлыкка килде, ә алар 1-2 сәгать вакыт аралыгында яңадан тула. Булдыра алганча, өлгергәнчә тырышабыз, 2 бригада, берсен-берсе алмаштырып, тоташ хезмәттә, – ди Рашат Талип улы.

Машинасыз кибеткә барудан да туктаган бу заманда барыгызны да аңлыйбыз – сүз дә юк. Шулай да сабырлыгыбызны югалтмыйк. Башкалар хезмәтен дә күрик. Иң мөһиме – кар-бураннар өйдә булмасын, сау-сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев