Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында «Татар кызы-2026» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә халыкара «Татар кызы-2026» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Бәйгедә район мәдәният йорты җырчы- сандугачы - Ильвира Нурлыхакова, Базарлы Матак урта мәктәбенең тарих һәм инглиз теле укытучысы - Дилә Җәләлова, гимназиянең директор киңәшчесе - Айсылу Яруллина, Карга төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурзия Сабировалар катнашты.

Әлеге чибәр кызлар:
 -Үзеңне тәкъдим итү;
 - Иҗади этап;
 - Дефиле;
   - Интеллектуаль бәйге;
-Аш-су осталыгы;
 - Милли костюмны тәкъдим итү кебек төрле биремнәрне үтәү буенча көч сынаштылар.
Нәтиҗәдә, 1 нче урынны гимназия гүзәле Айсылу Фәргать кызы яулады.
Без аңа бәйгенең киләсе этабында да зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев