Базарлы Матакта яшәүче Искәндәр Вәлиевка бүләккә үтүк чыкты
Сезнең кебек гомерен туган җиренә багышлаган, дөньяның төрле чагын күргән, бүген инде үткәннәргә нәтиҗә ясап, тормыштан ямь табып, гади бер бүләккә дә шатланып яшәгән олы җанлы кешеләр белән менә шундый кыска гына аралашу да күңелгә якты эз сала.
– Ничә еллар дәвамында язылу квитанциябезне юлласак та, бүләк отуга ирешә алган юк иде әле, бу – беренче тапкыр, –дип башлады сүзен Базарлы Матакта яшәүче Искәндәр абый Вәлиев.

–Димәк, “Әлки хәбәрләре”нә күптәннән языласыз?
– У-у, үземне белә башлаганнан бирле: “Коммунизм юлы” елларыннан.
– Яратып укыйсызмы?
– Бер битен дә калдырмыйм. Бөтен яңалык шунда бит.
– Алай да, сезнең өчен ниндирәк темалар аеруча кызыклы?
– Элегрәк авыл хуҗалыгы тармагына караган язмаларны беренче укый идем, гомеремне шул өлкәгә багышлаган кеше мин: Салманда, Шәпкәдә бригадир, ветврач, агроном, совхоз директоры урынбасары булып эшләдем. Беләсезме, һәр санында диярлек, сөт саву, җир эшкәртү, җыелган уңыш буенча мәгълүмат бирелә иде. Тизрәк шуны карыйсың: синең колхоз кайсы урында, кемне узарга мөмкин, беренчеләр рәтенә менәр өчен, күпме тырышырга... –дип дәртләнеп, узган елларга кайтып килде Искәндәр Хафиз улы.
– Үтүк отуыгызга сөендегез инде?
– Ничек кенә әле! Бер истәлек бит. Газета-журналларны бик күп алдырдым, ә бүгенгесе көндә шушы район газетасы гына калды. Аннан аерыласым килми, исән-сау булганда, язылмый калырга исәбем дә юк. Атна саен көтеп алам. Район хәбәрләре белән танышкач, ничектер рәхәт булып китә, үзеңне шул яшәешнең аерылгысыз бер өлеше кебек хис итәсең, – ди ул.
Рәхмәт, Искәндәр абый. Тугрылык шулай бүләкләнергә тиеш бит инде ул. Зурракларын да отарга язсын! Сезнең кебек гомерен туган җиренә багышлаган, дөньяның төрле чагын күргән, бүген инде үткәннәргә нәтиҗә ясап, тормыштан ямь табып, гади бер бүләккә дә шатланып яшәгән олы җанлы кешеләр белән менә шундый кыска гына аралашу да күңелгә якты эз сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев