Бүген 1 июнь – якташ язучыбыз, фронтовик шагыйрь Нәби Дәүлинең туган көне
Бүген 1 июнь – һәркемнең өстәл китабына әверелерлек “Яшәү белән үлем арасында”, “Язмышка юл”, “Кояшка йөз белән” әсәрләре авторы, якташ язучыбыз, фронтовик шагыйрь Нәби Дәүлинең туган көне.
Бөек Ватан сугышы чорында кылган тиңдәшсез батырлыгы, туган җиргә чиксез мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре, кабатланмас иҗаты, героик тормышы белән дә безнең күңелләрдә ул.
Районыбызның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе аның исемен горур йөртә. Әлеге уку йортының һәр почмагында әдип сулышын тоясың. Елның-елында язучыга багышлап үткәрелгән республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр, шагыйрьнең кызы Гөлфия Дәүләтшина белән даими очрашулар да – моның ачык мисалы.
“Яшәү белән үлем арасында” повестенда бирелгән “Яшь кешегә” мөрәҗәгатен гимназиядә укучы һәр бала яттан белә. “Бәхетлеме кеше дөньяда?” шигыре тантаналы чараларны югары ноктада тәмамлау өчен сөйләнелә. Ватанпәрвәрләр тәрбияләүдә мөгаллимнәр аның китапларын кулдан төшерми.
Нәби Дәүлинең исеме, иҗаты – үлемсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев